Гөлназ Асаева икенче бәбиен көтә?
Шәмсетдиновлар гаиләсен котларга буламы икән?
Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә сәхифәсен карап баручыларның сорауларына җавап бирергә ярата. Чираттагы «сорау-җавап» вакытында Гөлназ үзенең тагын әни булачагы турында әйткән, дип яза "Интертат".
«Кайчан икенче бәбиегезне алып кайтасыз?» – дигән сорауга ул, әллә чынлап, әллә уйнап: «9 айдан», – дип җавап кайтарган.
«Тагын ун елдан үзегезне ничек итеп күз алдына китерәсез?» – дигән сорауга да ул:
«Үз исемен булдырган артист, кадерле хатын һәм ике балабызның яраткан әнисе итеп күз алдына китерәм. Ул вакытка ирем дә азрак картаер һәм минем энем түгел, ә ирем кебек күренә башлар дип өметләнәм», – дип язып куйган.
Гөлназ Асаева кызлары Динәгә няня эзләве хакында да әйткән.
Шәмсетдиновлар гаиләсен котларга буламы икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев