Гөлназ Асаева: «Мин – үз эшемнең остасы»
«Мин чын һөнәри җырчы, ә теге... түгел»
Узып киткән Студентлар көне уңаеннан, җырчы Гөлназ Асаева вокал буенча үзенең укытучысын бик хөрмәтләп искә алган һәм аңа чиксез рәхмәтен җиткергән, дип яза "Интертат".
«Үземнең укытучым, гаҗәеп педагог, искиткеч профессор, вокал сәнгате кафедрасы мөдире Сәгыйтова Фәрзәнә Фәтхулла кызы турында мин һәрвакыт сөйли килдем һәм сөйлим дә. Нәкъ менә ул – миннән сәхнәдәге бүгенге Гөлназ Асаеваны «әвәләүче» кеше. Аның төркеменә килеп эләккәндә, тавышым белән бик зур проблемалар бар иде. Ул тавышымның үз табигатен саклап калып, һөнәри җырларга, тавышым белән «мастерски», оста итеп идарә итәргә өйрәтте. Һичшиксез, бүген шикләнмичә әйтә алам, мин – үз эшемнең остасы, чын һөнәри җырчы, ә теге... үзешчән түгел. Мин – бу өлкәдә һөнәри белем алган, үземне җырчы дип әйтергә тулы хокукым булган кеше. Билгеле, Фәрзәнә Фәтхулла кызы ярдәмендә. Мин аңа гомерем буе чиксез рәхмәтле», – дип сөйләгән Гөлназ сторисында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев