Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Гөлназ Асаева: «Вильданның читтә сөяркәсе бардыр...»

Җырчы бөтен кешенең башын катырган

Җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә бала тапканнан соң бик нык тазаруы хакында сөйләде. Өстәвенә, җырчы, артык авырлыгы аркасында, начар уйларга да бирелә торган булган. Бу хакта Интертат яза.

«Бик четерекле темага сөйләшеп алыйк әле. 2 ел элек булган хәлләрне сөйлим. Ул вакытта ниләр кичердем һәм ул халәттән ничек чыктым?

Бала тудыру йортыннан кайткач, бар да яхшы иде кебек. Вильдан булышып торды. Ләкин, өйдә озаклап тора алмады, акча эшләргә кирәк. Ул офиска эшләргә китә, ә мин, комплексларым аркасында, бөтен кешенең башын катырам. Вильданның читтә сөяркәсе бардыр, чөнки мин симез, целлюлит белән, дип уйлый башладым. Акылдан язар дәрәҗәгә җитә идем. Артык авырлыгым аркасында юләрләнә яздым. Шундый уйларны башыма кертермен дип, гомер уйламаган идем», – дигән Гөлназ Асаева.

Видеоны караучылар исә Гөлназга: «Бүтән кайгың юк шул, теләсә-нәрсә сөйләп утырасың», «Башта, аерылыштык, дип сөйләгән иде. Хәзер инде, сөяркә бар, дип сөйли»; «Товарыгызны сатар өчен сөйләп утырасың инде, ябыгу ысулын күрсәтү өчен», – дигән сүзләр язып калдырганнар. «Шәхси тормышыңны монда сөйләргә кирәкми, әти-әниең белән киңәш, Вильданың белән уртага салып сөйләш», – дип киңәш итүче дә бар.

Фото: Социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев