Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов тагын бер туйларын ишегалдында үткәргән

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова белән Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимовның гаилә коруларына 20 ел

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова белән Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимовның гаилә коруларына 20 ел! Шул уңайдан эстрада артистлары бу вакыйганы билгеләп үтәргә булган: чын кәләш белән кияү роленә кереп, туй күлмәген киеп, якыннарын җыеп, өйләре янында мәҗлес оештырган. Бу хакта артистлар социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итте, дип яза "Интертат"

– Безнең ул вакыйгадан шулкадәр күп фото-видео! – дип сүзен башлаган Гүзәл Уразова. – Без синең белән җомга түгел, чәршәмбе көнне өйләнештек. Бүген ял көненә туры килде. 20 ел үткән дә киткән, җаным. Безнең теркәлү 3 сәгать барган иде. Без үзебез генә идек, районда беркем дә чәршәмбе көнне өйләнешми... Шуңа күрә, рәхәтләнеп, 3 сәгать никахыбызны теркәдек! Туганнар, дуслар – барлыгы 100дән артык кеше килгән иде.... Дөресен әйткәндә, бөтен Россиядән килгәннәр иде.

Ул миңа бервакытта да «Гүзәл» дип дәшкәне юк, мин гомер буе аның балачагы булып, «бәбәй» булып яшим, Аллага шөкер. «Бәбәем, мин сине киләсе тормышта да эзләп табып, синең белән өйләнешәчәкмен», – диде. Минем өчен бу – тормышта иң кадерле сүзләр», – ди Гүзәл Уразова.

Сторисларда Гүзәл Уразова Илдар Хәкимов белән бергә җырлаган видеоязмаларын куйган.

Кызлары Эллари белән Камилла матур бүләкләр әзерләгән: «Үзеңнең кулларың белән ясаган бүләк – иң кадерле бүләк», – ди Камилла үзләре ясаган гөл савытына куелган чәчәкләр бүләк итеп. Уллары Самир: «Котлыйм! Сау-сәламәт булыгыз, беркайчан да авырмагыз. Барысы да яхшы булсын», – дип котлый.

Туй мәҗлесенең икенче бүлегендә Гүзәл Уразова күлмәген алмаштырып, үзе генә җырлаган. Бу вакытта Хәкимовлар гаиләсе, якыннары, туганнары бии, кушылып җырлыйлар, күңел ачалар. Шулай ук мәҗлестә туй тортыннан да авыз иткәннәр.

Алга таба бәйрәм таң атканчыга кадәр дәвам иткән. «Бу – туйның ахыры дип уйласагыз, ялгышасыз. Бәйрәм таңга кадәр дәвам итте», – дигән Гүзәл Уразова. Видеода парлар кочаклашып бии.

Туй уңаеннан Гүзәл Уразова ире Илдар Хәкимов белән: «Матур яшәгез, алай-болай булмасын!» – дигән видео да керткән.

«Бөтен кешегә сезнең кебек тормыш итәсе иде ул. Хәзерге вакытта бу бик сирәк күренеш», «гаилә тормышы ал да гөл түгел», «шундый молодцы! Бәхетле булыгыз», «үрнәк тормыш», – дип язганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев