Гүзәл Уразова: «Бүген безнең туй көне! Мин әзер, җаным..»
Гүзәл Уразованың кәләш образын дуслары бик ошатканнар
Гүзәл Уразова гаиләсендә бүген туй! 6 август көнне Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовларның бергә яши башлауларына төгәл 20 ел тулган. Видеодан күренгәнчә, җырчылар истәлекле датаны зурлап, чын туй форматында бәйрәм итмәкче, дип фаразлап була.
Бик матур туй күлмәге килгән, прическа, макияж ясаткан, кәләш букеты тоткан Гүзәл Уразова: «Бу көн килеп җитте», – дип сөенеч ала социаль челтәрләрдә. «Бүген безнең туй көне! Мин әзер, җаным», – дип хәбәр бирә ул иренә.
Гүзәл Уразованың кәләш образын дуслары бик ошатканнар. «4 бала әнисе дип әйтергә тел әйләнми сезне. Сез һәрвакыт курчак кебек. Гомер юлыгыз мәңге бәхетле булсын. Сез – искиткеч пар», «Сез бик чибәр», «Нык матур. Мәхәббәтегезне саклагыз», – дип матур комментарийлар калдыра һәм иҗади гаиләгә соклануларын яшерми дуслары.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев