Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Гүзәл Уразова энесе белән сеңлесен күрсәткән

«Аптырап беттек, фотога төшәргә оялалар..»

Гүзәл Уразова үзенең бертуган сеңлесе Гөлназ һәм энесе Раушан белән фотога төшкән. «Охшаганбызмы?» – дип кызыксына җырчы үзенең «подписчик»ларыннан.

«Кичә очраклы рәвештә күрештек тә: «Әйдә фотога төшик әле, миндә бер нормальный фото юк сезнең белән төшкән», – дим. Көлештек.

Бер Казанда яшәп, очрашырга вакыт юк. Сездә дә шулаймы ул?

Аптырап беттек, фотога төшәргә оялалар. Лайклар жәлләмәгез әле үзләренә. Раушан безнең гел кечкенә иде. Бу бала үсәр микән, дип борчыла идек. Хәзер без аның янында «метр с кепкой», – дип язган Гүзәл Уразова.

«Өчегез дә бик матурлар. Ләкин энегез аеруча чибәр»;

«Сөбханаллаһ, матурларсыз. Нык охшашкансыз, туган туганга охшый инде ул. Күзләр тимәсен»;

«Сеңлегез белән аеруча охшашкансыз. Читтән карап торганда игезәкләр дип уйларга да була», – дип язалар аларга.

Раушан – әтисенә, ә Гүзәл белән Гөлназ әниләренә охшаган, дип уйлаучылар да бар.

Чыганак: Интертат 

Фото: социаль челтәрләр

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев