Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов котлаулар кабул итә
Җырчы видео белән уртаклашкан
Җырчы гаиләнең өйләнешүләренә 20 ел гомер узган икән инде. Бу истәлекле вакыйганы искә алып, Гүзәл «Телеграм» каналында никах көненнән тарихи видео белән уртаклашкан, дип яза Интертат.
«7 март, безнең никахка – 20 ел... Хәзер Илдар, балалар белән утырып, чәй эчәбез. Җаным, рәхмәт булганың өчен. Мин сине бик яратам», – дип, мәхәббәтен аңлаткан ул пар канаты – Илдар Хәкимовка.
4 балалы бу матур гаиләгә тамашачылары тарафыннан җылы эчтәлектәге бик күп котлау сүзләре килеп ирешкән.
«Бик матур гаилә сез!», «Иң-иңнәре!», «Сезнең турында нәрсә генә сөйләмәсеннәр, ләкин сез – искиткеч гаилә, шушы көнгә кадәр бер-берсен яратучы гашыйк пар! Үз талантыгыз, үз көчегез белән шушындый дәрәҗәгә җиткән кешеләр. Сезнең кебекләр бармак белән генә санарлык», – дип, Гүзәл белән Илдарга сокланганнар.
Видеога карап, гомернең тиз үтүен, никахлар да элек икенче төрлерәк узуын искәртүчеләр дә булган. «Әйе, мода үзгәрә, ә Гүзәл белән Илдар – шул ук!» – дип язып куйган берәү.
Иҗади гаиләне никах көннәре белән без дә тәбриклибез, алдагы гомерләре дә бүгенгедәй бәхетле, тигез булсын, һәрчак шулай бер-берләренә «җаным» диеп эндәшеп яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев