Гүзәл Уразова күкрәгенә пластик операция ясатырга тели
Җырчының ире нәрсә ди?
Гүзәл Уразованың күкрәгенә пластик операция ясатасы килә, ләкин ире рөхсәт итәрме икән, дип шикләнә. Бу хакта ул башкорт блогеры Миләүшә Шәйхисламованың «Йолдыз белән бер көн» проектында сөйләгән, дип яза Интертат.
Блогер Гүзәл Уразовага: «Балаларыгызны үзегез имездегезме?» – дип сорау бирә.
«Аллаһка шөкер, үзем имездем. Кайбер баламны 8 айга, кайбер баламны 12 айга хәтле имездем. Төрлечә булды», – дип җавап бирә ул аңа.
«Гөлназ Асаеваның әнә бала имезгәннән соң күкрәкләренә операция ясатасы килә икән. Күкрәкләрен зурайтырга тели. Ә сезнең мондый теләк юкмы?» – дип кызыксына җырчыдан Миләүшә.
«Теләк бар. Ләкин рөхсәт бирерләрме икән?» – дип көлә Гүзәл Уразова.
Әлеге әңгәмәне машина руле артында утырган Илдар Хәкимов та ишетеп ала һәм: «Риза-риза!» – дип кычкыра.
Фото: социаль челтәрләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев