Гүзәлем дини җырлардан торган альбом чыгарган
Җырчы мөнәҗәтләр, дини җырларны бары тик хатын-кыз аудиториясенә генә башкарырга җыена
Җырчы Гүзәлем бары тик дини җырлардан гына торган альбом чыгарган. Җырчы мөнәҗәтләр, дини җырларны бары тик хатын-кыз аудиториясенә генә башкарырга җыена. Бу хакта ул үзенең сәхифәсендә болай дип яза:
«Дуслар, искиткеч матур булачак. Менә дини альбомның беренче композициясе. Монда бик күп һава, тынычлык хисе, ягымлылык. Башкарганда субтон күп, башым да әйләнеп алды азрак.
Ике вариантта чыгарырга булдым. Берсе музыка (аранжировка) белән, берсе тавыш кына. Шуңа күрә күп вокализлар, күптавышлылык.
Бөтен дөнья тыңлый алачак. Ләкин тере чыгышлар бары тик хатын-кыз аудиториясенә генә. Шуларның берсе Чаллы шәһәрендәге хатын-кызлар ифтарында узачак.
Альбомның презентацияcен соңрак Казанда ясаячакмын, Аллаһ теләсә. Сезнең теләктәшлек белдерүегез миңа бик мөһим», – дигән Гүзәлем.
«ТНВ» каналындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруына кунакка килгәч, инде күптәннән дин кануннары буенча яшәүче җырчы үзенең репертуарына мөнәҗәтләр кертә башлавы хакында сөйләгән иде. Аның тормыш иптәше Салават Миңнеханов исә дини мәҗлесләрне шәригать буенча, җырларсыз алып баруга күчте.
Фото: социаль челтәрләр
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев