Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов бәби көтә
Салават һәм Гүзәлем белән бергә аларның кызлары Мәдинә дә куана
Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем сөенечләре белән уртаклаша. Алар тиздән икенче тапкыр әти-әни булачак. Шул уңайдан гаилә бик матур, үзенчәлекле фотосессия ясаган. Булачак әти-әнинең кулларында газета, ә анда «Тиздән бәби туа! Безнең гаиләбезгә кушылуыңа бик шатбыз. Рәхим ит!» – дигән сүзләрне укырга мөмкин. (Бәбиләренең дөньяга киләчәген газета битләре аша хәбәр иткән җырчылар юк иде бугай әле.) «Җан җылыңны тоеп яшим, сизәм йөрәк тибешең. Тиздән күрешәбез, Иншәаллаһ», – дип язган Гүзәлем фотолар янына.
Салават һәм Гүзәлем белән бергә аларның кызлары Мәдинә дә куана. Җырчыларның язылучылары да бу хәбәрне бик сөенеп кабул иткәннәр. «Сезнең өчен шатланып еладым», – дигән комментарийга хәтле бар.
Салават һәм Гүзәлемне без дә чын күңелдән тәбрик итәбез!
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев