Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Гүзәлем язылучыларыннан киңәш сорый...

Гүзәлем изге Рамазан аенда нәшидләр җырлап, альбом яздырырга җыенуы турында хәбәр иткән

Җырчы, күп төрле проектлар алып барган, үз кибетләр челтәрен булдырган Гүзәлем изге Рамазан аенда нәшидләр җырлап, альбом яздырырга җыенуы турында хәбәр иткән.

«Матур нәшидләрдән торган альбом яздырырга теләк бар. Шуларның берсе – «Берәү генә». Гүзәлия көе, А.Минһаҗев сүзләре. Комментарийлар көтәм. Чыгарыйммы?» – дип киңәш сораган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Әлбәттә. Сез – үз эшегезнең остасы»;

«Бик матур. Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен, башланган чорда куәт бирсен»;

«Иншаллаһ, искиткеч, яздырыгыз»;

«Сөбеханалла, күзләр тимәсен», – дип хуплаганнар аның бу ниятен виртуаль дуслары.

Нәшиднең эчтәлегенә ишарәләп, берәү: «Коръәндә «Ходай» сүзе юк, ул сүзне әйтеп җырламагыз. Аллаһны алай дип әйтү дөрес түгел», – дип шелтә белдергән.

Моңа җавап итеп, нәшиднең авторы Гүзәлия: «Бу – дога түгел, ә нәшид. Сөйләгәндә, җырлаганда «Ходай» дияргә ярый, догалар укыганда – ярамый. Моның турында бөтен җирдә язылган. Бик күп белгечләр, дин әһелләре белән киңәшләшеп язабыз мондый җырларны», – дип ачыклык керткән.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев