Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Гүзәл Уразованы нәни кызы белән хастаханәгә салганнар

Җырчы хастаханәдә төшерелгән видео куйган

Гүзәл Уразованы нәни кызы Ариана белән хастаханәгә салганнар. Ул бу турыда Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә, дип яза "Интертат".

Җырчы хастаханәдән куйган видеода: «Безне югалткансыз икән. Авырып киттек бит әле», — ди җырчы.

Видеоны җырчының ире Илдар төшергән, ул хәл белергә килгән. «Барысы да яхшы булачак. Менә чәй эчәргә тәмле әйберләр, пилмән пешереп алып килдем», — ди ул.

Инстачылар Гүзәл Уразовага һәм нәни кызы Арианага тизрәк сәламәтләнүләрен тели, «гел видеога төшмәгез әле, көч җыегыз», дип тә язганнар.

«Урамга иртәрек чыктыгыз бугай шул, 40 көнсез урамга алып чыгарга ярамый диләр бит, дөрестер инде», — дип язган игътибар белән күзәтеп баручы.

Инстачылар бу сүз белән килешмәгән. Җырчының виртуаль дуслары арасында 20, 3, 7 көннән дә урамга чыгучылар, бала тудыру йортыннан чыгуга 250 чакырм юлда кайтучылар да бар. Алар бала белән саф һавада йөрергә кирәклеге турында язган. 

Чыганак

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев