Гүзәлем: «Гомеребезнең иң зур сәфәренә юл тоттык»
Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын
«Безне югалтмагыз. Гомеребезнең иң зур сәфәре. Аллаһы йортына юл тоттык.
Бу елны Ул безне куннакка чакырды. Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Хаҗларыбызны кабул итсен. Амин.
Ихластан һәрберегезгә шундый ук бәхет насыйп булуын телибез!» – дип язган Гүзәлем телеграм каналында.
«Кабуллардан булсын хаҗларыгыз. Амин», «Хәерле юллар сезгә», «Уңышлы сәфәрләр», – дип, хәер-фатыйха биргән җырчының язылучылары.
Берәү әллә уйнап, әллә чынлап: «Анда да концерт куясызмыни?» – дигән.
Изге ниятләр белән ерак сәфәргә кузгалучы җырчы гаиләгә без дә хәерле юллар теләп калабыз.
Чыганак: Интертат
Все новости нашего района читайте в Telegram-канале Агрызские вести
Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей
Нет комментариев