Якташыбыз Булат Бәйрәмов «этле туй» уздырган
Бик күпләр шаккаткан
Булат Бәйрәмов виртуаль дуслары белән бер туй мәҗлесеннән видео белән уртаклашты, дип яза Интертат.
«Бик күңелле, рәхәт туй булды. Яшьләр үзләре дә, әти-әниләре һәм кунаклары да «ут» иде. Бу эткә күпләрегез шаккатты, сез түгел үзем дә шаккаттым, тел шартлаттым. Таныш булыгыз, «Бадди», – дип язган ул.
Видеода күренгәнчә, анда кияү белән кәләш мәҗлес залына керә һәм алар үзләре генә түгел… Кияү муенчаклы баудагы этне дә тоткан. Күрәсең, яшьләр бәхетле көннәрендә иң якын дусларының янәшә булуын теләгән.
Яшь парлар биегәндә эт тә алар янында йөреп тора. Мәҗлес азагында кияү алып баручыга рәхмәт әйткәндә, этне кәләш тотып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев