Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Яшь җырчы әни булган

«Без искиткеч малайның әти-әниләре булдык, Аллага шөкер..»

Автор-башкаручы, популяр татарча җырларны фортепианода уйнап җырлаучы Айзилә Вахитова узган төндә тәүге тапкыр әни булган. Бу турыда ул үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән, дип яза "Интертат".

«Без искиткеч малайның әти-әниләре булдык, Аллага шөкер. Кадерле көтеп алган улыбыз, рәхим ит!» – дип, сөенече белән уртаклашкан яшь әни.

Виртуаль дуслары тарафыннан Айзиләгә аз гына вакыт аралыгында да бик күп котлау сүзләре килеп ирешкән. Яшьләргә гаилә бәхете, сәламәтлек, бәләкәчләрен тигезлектә үстерүләрен теләгәннәр.

Бу теләкләргә без дә кушылабыз. Котлыйбыз, Айзилә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев