Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Ильмира Нәгыймова Эльмира Сөләйманова белән туганнар булмавын сөйләде

«Ул көн җиткәндер..»

Ильмира Нәгыймова Эльмира Сөләйманова вафатыннан соң зур серләрен ачты. Җырчыларның «Апа-сеңел» дип аталган концертларыннан соң күпләр аларны туганнар дип уйлый иде, дип яза "Интертат".

Нәгыймова «ул көн җиткәндер» дип, күз яшьләренә буыла-буыла, чын дөреслекне ачты.

Күпләр бит безне туганнар дип уйлый. Чынлыкта, әйе, ул миңа апа кебек, апа кебек булды. Ә чынлыкта – без дус кызлар идек. Безнең «Апа-сеңел» дигән проектыбыз бар иде. Һәм менә... ул көн җиткәндер. Безнең туган апа-сеңел булмавыбызны безнең бөтенләй әйтәсебез килмәгән иде. Әмма хәзер бик күпләр яза. Ул минем өчен – апа. Барыбер шундый апам булып калачак. Өч туган апам, дип әйтә идем мин аны. Без әле аның белән ул проектны – «Апа-сеңел» проектын – дәвам итәргә теләгән идек. Менә шулай, – дип серен ачты Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә.

Әлеге сүзләрен ул машинада утырган килеш сөйли, салонда Эльмира Сөләйманованың җыры яңгырый.

Ой, дуслар, нигә шулай авыр? Бөтен кеше дә «Нәрсә булды?» дип сорый, аңа иртән инфаркт булган. Ире аны тормышка кайтарырга маташкан, балаларының барысын да күреп торуы бик авыр, «ашыгыч ярдәм» дә чакырганнар. Кызганычка, менә шулай. Үзегезне саклагыз. Бик авыр, – дип сөйли җырчы. Видеоны «Татарча ял» төркеме урнаштырган.

Ильмира Нәгыймова «ВКонтакте»дагы төркемендә Эльмира Сөләйманова белән уртак чыгышларын да куйган. «Эльмира Сөләйманованың якты истәлегенә багышлап… Якыннарына сабырлык телибез», – дип язган җырчы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев