Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Ильмира Нәгыймова: "Ирем, диеп, көчле терәгем, без дәшәргә әзер һәрвакыт..."

Җырчы яңа пост язган

Җырчы Ильмира Нәгыймова ире Руслан Кираметдинов белән мөнәсәбәтләргә нокта куеп, пост язган. Башка бу темага кайту булмаячактыр, мөгаен.

"Хәерле көннәр!
Бу пост белән нокта куясым килә!
Нәрсә генә укымадым инде... Иң кызыгы кайбер хатын-кызлар миңа директка "Син молодец..." дип язалар, ә икенче аккаунтларда шулар ук бетереп ташлыйлар. Ярар, мин моңа әзерләнгән идем инде...Нәрсә дип әйтәсем килә... Үземне карыйм hәм караячакмын керфекме, иренме, спортзалмы - ул минем эш... Русланны мин күңелемдә кичердем, әмма дә ләкин кире кайтулар булмаячак! Бәхет кенә телим. Балалар белән аралашуын гына телим!

Ирне ир иткән дә хатын,
Хур иткән дә хатын, диләрме?..

Хатын кызны гөл иткән дә,
Көл иткән дә ир-ат, югыйсә.
Тәрбияләп, назлап торсаң гына
Бакчаларда матур гөл үсә.

Онытмасын шуны ир-егетләр,
Хатын-кыз ул нәфис гөлчәчәк.
Иркәләсәң, сөеп эндәшсәң,
Кадереңне синең беләчәк!

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетсәң,
Йөрәкләре калыр көлләргә!
Онытмагыз, җылы, наз кирәк,
Гел игътибар кирәк гөлләргә!

Ирем, диеп, көчле терәгем,
Без дәшәргә әзер һәрвакыт.

Дөрестән дә терәк булсагыз.
Гаилә өчен һәрчак җан атып,
Сагышларны куып таратып,
Яшәсәгез безне яратып!

Гөлара Шарипова"

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X