Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Илназ Баһ телевидениегә эшкә урнашкан?!

Эфирда карап булачак

Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ "Мәйдан" телеканалында "Түгәрәк бәхет" тапшыруын алып бара башлаган. Бу хакта "Мәйдан"ның Инстаграм аккаунтында хәбәр ителде.

Баксаң, бүген 8 март уңаеннан "Түгәрәк бәхет"нең бәйрәм чыгарылышын төшергәннәр. Алып баручы роленә Илназ Баһны чакырганнар. Ә тапшыруның даими алып баручысы Зөлфия Шәмсуарова кунак буларак катнаша. Алай гына да түгел, кунаклар арасында эстраданың популяр артистлары Зинира Рамазанова, Ләйсән Гыймаева һәм Рината Тэй да бар.
 
Илназ үзе тапшыру алдыннан дулкынланса да, яңа һөнәргә тиз ияләнде. Кунак кызлары белән оста итеп әңгәмә корды. Ә кем белә, бәлки киләчәктә Илназ Баһ "Мәйдан" каналында тапшыру алып бара башлар?
 
"Түгәрәк бәхет"нең бәйрәм чыгарылышы 6 март көнне 20:00, 7 март көнне 10:00 сәгатьтә эфирга чыгачак.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев