Илназ Сафиуллин «икенче тапкыр» өйләнгән?
Язылучылары Илназ белән Айгөлгә тагын бик күп матур, тигезлектә узачак еллар тели
Автор-башкаручы Илназ Сафиуллин «икенче тапкыр» өйләнгән. Илназ белән аның тормыш иптәше, блогер Айгөл Хуҗина, өйләнешүләренә 5 ел тулу уңаеннан, бер-берсенә тагын бер кат «әйе» дип әйткәннәр. Парның икесе өчен генә оештырылган тантана бик романтик рухта – Мальдив утрауларында узган.
«Рәхмәт, яратканым, хөрмәтең, мәхәббәтең, кайгыртуың, бәхетле елларыбыз өчен. Гаилә коруыбызга 5 ел булса да, без Илназ белән инде 9 ел бергә», – дип язган Айгөл үзенең сәхифәсенә.
Язылучылары Илназ белән Айгөлгә тагын бик күп матур, тигезлектә узачак еллар тели. «Бәхетегез тагын да чәчәк атсын», – дип язганнар алар.
Фото: социаль челтәрләр
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев