Илсөя Бәдретдинова авырый: «Ашамаган дару, эчмәгән нәрсә калмады...»
Күп кеше чирли икән..
Соңгы арада активлашып киткән вирус җырчы Илсөя Бәдретдинованы да «эзләп тапкан».
- Температура төшми, ашамаган дару, эчмәгән нәрсә калмады. Көне буе өйдә бүген. Эш муеннан, – дип яза Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә. – Ничек кенә банально булмасын, иң мөһиме – сәламәтлек. Күп кеше чирли икән. Нәрсә бу? Нинди әкрен генә килеп, аяктан ега торган торган вирус бу? Языгыз әле, ниләр эчәсез, нәрсәләр ашыйсыз? – дип киңәш тә сораган җырчы дусларыннан.
«Ял һәм тынычлык булса, организм үзе көрәшә. Витамин С, Д ярдәм итә. Берүк терелегез, сез халыкка кирәк, сәламәт булыгыз»;
«Бөтен вирусны бәрә торган дару беләм. Личкага языгыз, каян табарга икәнен аңлатам»;
«Сарымсак, суган, петрушка, укроп, алма, борыч, помидор, кура җиләге һәм карлыган. Бакчада үсә торган бөтен җиләк-җимеш һәм яшелчә – витаминнар»;
«Йөрәк өзелә. Тизрәк үтсен инде бу вирус! Сез сафта булырга тиешсез, тиздән концертлар», – ди аңа язылучылары.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев