Илсөя Бәдретдинова: «Барыгызга да җавап итеп әйтәм»
Илсөя Таиландтагы бөтен маҗараларын, барган урыннарын, ашаган әйберләрен видеога төшерә
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова җәйге ялын экзотик Таиландта үткәрә. Җырчы белән бергә социаль челтәрдәге дуслары да виртуаль сәяхәткә чыкты. Илсөя Таиландтагы бөтен маҗараларын, барган урыннарын, ашаган әйберләрен видеога төшерә. Бәяләрне дә яшереп тормый. Мәсәлән, шушы көннәрдә ул 25 мең сумга елан сатып алып, аның канын эчте һәм итен ашады.
Җырчы җылы якларга һәрвакыт якын дусты, концерт директоры Гүзәл Карамиева белән йөри. Буй җиткән улы Нариманны бер тапкыр да иярткәне юк. Халыкны менә шул борчый да икән инде. «Нигә сез улыгыз Нариманны да үзегез белән ял итәргә алып бармыйсыз?» – дигән, иң еш бирелүче сорауга җырчы болай дип җавап биргән:
«Минем улыма инде почти 20 яшь, ул – зур ир-ат. Барыгызга да җавап итеп әйтәм – ул аның хәтле акча эшләмәде әле. Таиландка барып ял итәрлек акча эшләмәде әле Нариман. Менә, эшләгәч барыр, Аллаһы теләсә. Бәлки әнисе кебек 42 яшькә кадәр дә калмас, иртәрәк барыр, иншаллаһ», – дигән ул.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев