Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Илсөя Бәдретдинова: «Сыерны гына түгел, теләсә нәрсәне савам»

Татар эстрадасының күп кенә җырчылары тамашачылар, үзләрен күзәтеп баручылар белән «сорау – җавап» уенын еш кына оештырып тора

Татар эстрадасының күп кенә җырчылары тамашачылар, үзләрен күзәтеп баручылар белән «сорау – җавап» уенын еш кына оештырып тора. Илсөя Бәдретдинова да беренче тапкыр шулай эшләп карарга булган. Үзе әйтмешли, аныкы кешечә түгел инде. Ул рубриканы «Беренче тапкыр мондый нәрсә эшлим. Сора давай» дип үзгәрткән, дип яза "Интертат". 

«Трактор йөрткәнегез бармы?» – дип сораучы ул трактор белән тулы бер фотосессия тәкъдим иткән һәм «16 яшьтән әтинең тракторында шабашкага йөри идем инде» дип җавап та язган.

Калган сорауларга җавапны әңгәмә рәвешендә тәкъдим итәбез.

– Улыгызны сагынасызмы?

– Еларлык булып. Ул аерым яши. Укый. Эшли. Казанга кайткан вакытта да очрашу мөмкинлеге юк. Төнлә бары тик берничә сәгатькә генә очрашабыз.

– Нинди үлчәмдәге кием киясез?

– 44-46 размер. Ашауга карап.

– Җырчы булмасагыз, нинди өлкәдә эшләр идегез?

– Журналист булыр идем. Тәҗрибәм бар, яхшы гына килеп чыга иде.

– Сез фатирда яшисезме?

– Йортта.

– Бер кыз алып кайтуыгызны телим.

– Булмас шул инде.

– Сыер сауганыгыз бармы?

– И-и-и, теләсә нәрсәне сава алам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев