Илсөя Бәдретдиновага улы Яңа елга нинди бүләк биргән?
«Иң яхшы малай миндә..»
«Әни, Яңа елга нәрсә бүләк итим?» – дип сораган Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман, хәбәр итә "Интертат".
«Миңа кирәкми торган әйбер бирмә, дидем. Менә бик кирәкле әйбер сайлаган», – дип, җырчы улын һәм аның бүләген видеога төшергән.
Видеода күренгәнчә, улы Нариман, матур итеп елмаеп, ике кулына Чаллыда җитештерелгән бәдрәф кәгазе тутырылган пакет тотып басып тора.
«Иң яхшы малай миндә. 3 пакет бәдрәф кәгазе», – ди Илсөя Бәдретдинова.
«100 данә! Яңа ел белән!» – ди улы.
Нариманның елмаюы җырчының виртуаль дусларын әсир иткән.
«Аның матур итеп елмаеп торуы – үзе зур бүләк!»;
«Улыгыз да үзегез кебек юмор хисе белән»;
«Бик дөрес аңлаган сезне улыгыз, сез аның белән бер дулкында»;
«Рәхәтләнеп көлдем, молодец та инде, шаянлыгы белән гел үзең, Илсөя»;
«Чын ирләр шундый була» кебек комментарийлар калдырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев