Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Ильяс Халиковны Элвин Грейның туена килүдә гаеплиләр

Ильяс әфәнде аңлатма бирде

Хәләл туйлар, никахлар алып баручы тамада Ильяс Халиков Элвин Грейның никах мәҗлесен алып барды. Аның бу мәҗлесне алып баруы күп кенә мөселманнар арасында ризасызлык тудырган.

Ильяс Халиковны яшьләргә аларның никахларын оештыручы агентлык тәкъдим иткән. Алып баручы яшь парның никах мәҗлесенә килүгә каршы булмаган.

Алып баручы, җырчы Ильяс Халиков дини җырлар, мөнәҗәтләр башкара, ә Элвин Грей бөтенләй икенче юнәлештә иҗат итә… Ул үзенең гаугалары белән дә билгеле. Җитмәсә, әле Элвин Грейның ширбәт аеннан шампан шәрабе белән куйган фотолары учакка утын өстәгән кебек булган.

Тамадага: «Ильяс, син дөрес эшләдеңме соң? Кочаклашып фотога төшкәнсең, туен алып баргансың икән. Сез икегез ике юлда. Син никах үткәргән егет белән кыз хәзер шампан шәрабе күтәреп чит илдә ял итеп яталар», — дип шелтә белдергәннәр.

Ильяс әфәнде бу хәлгә аңлатма бирде.

Без бөтен кеше өчен дә никах үткәрәбез. Авыл кешесе, артист яки башка берәү булсынмы, мөселман икән, ул никах үткәрә.

Радикның туеның никах өлешен көндезге өчтән алып кичке җидегә кадәр алып бардым. Соңыннан концерт өлеше булды, мин анда калмадым. Нурулла хәзрәт матур итеп никах укыды, вәгазьләр сөйләде, котлаулар булды, дини темага шигырьләр сөйләнде.

Кайда гына булсак та, дин, Аллаһы Тәгалә, мәчетләр турында сөйләргә тиешбез. Мәсәлән, авылдагы тракторчы мәчеткә килде ди. Бәлки, ул әхлаксыздыр, әмма без аны дингә өндибез. Шулай ук берәр генераль директор бар ди, ул хәрәм куллана ди, аны да намазга килергә өндибез. Минем күзлектән караганда, кешегә «син дөрес» яки «син дөрес түгел» дип әйтү бик зур ялгышлык.

Никах үткәргән вакытта ниятем шул иде: матур никах үткәрергә, килгән кунакларга никахның гади генә түгел, ә рухи бәйрәм булуын аңлатырга. Мин үземнең исемнән һәм бөтен мөселманнар исеменнән аларга намазлык һәм Коръән тәфсире бирдем. Ул Радикка киләчәккә ишарә. «Радик, сиңа да намазга басарга насыйп булсын», — дип мин үз өстемнән бурычны төшердем.

Шуны да әйтеп китәсем килә: Ибраһим пәйгамбәр булган, аны утта яндырганнар. Шул вакытта бер чыпчык томшыгы белән су ташыган. Бөтен кошлар: «Син су ташудан ни мәгънә? Барыбер сүндерә алмыйсың янгынны», — дип көлеп утырганнар. Чыпчык: «Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә янына баргач, үземнең томшыгым белән генә булса да хәлемнән килгәнчә янгынны сүндерергә тырыштым, дип җавап бирермен», — дигән.

Намазлык, Коръән тәфсире бирү — безнең тарафтан булган тырышлык, чөнки диндә көчләү юк, бары тик өндәү генә бар. Мәдрәсәләрдә, мәчетләрдә туганнарга, дусларга, танышларга Аллаһы Тәгаләнең барлыгы һәм берлеге турында сөйләргә өндиләр.

Әлбәттә, Радикның җырлары арасында төрлесе бар. Әхлакка туры килмәгән җырлары да бар. Шулай ук «Сөбханаллаһ» сүзе кергән җыр да бар. Ул җырга карап, Радикны динсез дип әйтеп булмый. Ул сүзләрне куллана икән, димәк, кеше Аллаһы Тәгалә турында уйлый.

Майкл Джексонны беләбез: соңрак ул дини җырлар җырлый башлый. Аның күп кенә дини җырлары бар. Шул ук вакытта Кэт Стивенс дигән Британия музыканты бар, соңыннан ул да Йосыф Ислам исеме астында дини җырлар җырлый башлады. Бәлки, берничә елдан соң Элвин Грей алар кебек дини җырлар җырлый башлар.

Берсендә шулай туры килде: Радикның стадионда узган концертыннан кайтучы яшьләрне күрдем. Рус яки татар булуга карамастан, алар автобус тутырып, рәхәтләнеп «Уфтанма» җырын җырлап кайттылар. Ул яшьләрчә ысулларны кулланып, алар арасында популяр булып китте. Яшьләр генә түгел, апалар, әбиләр дә тыңлый аны.

Аның шампан шәрабе белән керткән фотоларына килгәндә, мин никахта үземнең эшне эшләдем, ә калганнары алар кулында. Һәр кешенең фикерләве төрлечә, кемдер сай гына фикерли, кемдер ачуыннан да яза ул фикерләрне. Тынычлансыннар иде инде, — дип сөйләде Ильяс Халиков.

Ильяс әфәнде «шампан шәрабле» фотоларга мөнәсәбәте тискәре булуны әйтте.

«Хәрәм әйбер һәрвакыт хәрәм булып кала. Беркем дә уңай карамыйдыр ул күренешкә. Мин, мөселман буларак, әлбәттә, уңай карамыйм. Радик кына түгел, башкалар турында да шулай әйтергә була. Мәсәлән, кайбер кеше түбәтәй, яулык кия, ә Яңа елда шампан шәрабе эчә яки „изгеләндерелгән“ бәкедә су коена. Телевизордан татарча Яңа ел концертларында да шампан шәрабе тотып утыралар. Ни өчен аны балаларга күрсәтергә кирәк?!» — дип сөйләде Ильяс Халиков.

Аның сүзләренчә, күпләр Радикның беренче тапкыр кәләпүш киюен ассызыклаган. «Никах мәҗлесе башкаларныкыннан аерылмады диярлек. Шулай ук мәчеткә барып фотосессия ясаганнар, хәзер бөтен парлар да аны ясый. Зур залда узуны гына үзенчәлек итеп карап була. Инзилә Удмуртиядән, Радик Башкортстаннан, ә туй Казанда үтте, бу Казанны хөрмәтләү дигән сүз.

Туйда башкорт-татар гореф-гадәтләре чагылды. Бал-май, казлар, килен төшерү булды. Кайбер кунаклар башкорт киемнәреннән килгән иде. Ул башкорт һәм татар халкының дуслыгын күрсәтүче бәйрәм дә булды.

Кайбер кеше: «Ни өчен никах үткәрделәр?» — дип аптырады. Радик гади генә башкорт гаиләсендә үскән, кәләш ягы саф татар гаиләсе. Монда катнаш никах дигән әйбер юк, икесе дә мөселманнар бит, әлбәттә, никах укыталар. Яшьләр никахлы булып яшәсеннәр иде», — дип сөйләде ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев