Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Камилә Вәлиева: «Бу көн мәңгегә күңелемдә калачак»

Бу хакта спортчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева 6 февральнең үзе өчен истәлекле көн булуы һәм бу көнне гомерендә дә онытмаячагы турында сөйләгән. Бу хакта спортчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза, дип хәбәр итә "Интертат".

«Узган ел бу көнне Пекиндагы Олимпия уеннарында команда турнирының кыска программасында чыгыш ясаган идем. Әлеге чыгышым өчен миңа 90,18 балл куйдылар. Бу  – Олимпия уеннары тарихында яңа рекорд булды.

Ул чыгышым һәм әлеге көн мәңгегә күңелемдә калачак. Тулы видео белән уртаклашам», – дип яза Камилә. 

Камиләнең посты янында төрле илләрдә яшәүче фанатлары меңләгән комментарий калдыра.

«Кадерле Камилла! Бу прокат безнең күңелләрдә дә мәңге сакланачак. Чөнки синең чыгышларны оныту мөмкин түгел! Бу спорт төренә мәхәббәтең һәм кешеләрне яратуың өчен рәхмәт сиңа. Сиңа терәк булган тренерың, әниеңә зур рәхмәт. Син бу дөньяны матурлауга үзеңнән зур өлеш кертәсең»;

«Төркиядәге фаҗига һәм афәтле хәлләргә кармастан, әлеге видео минем кәефемне күтәрде, елмаерга мәҗбүр итте»;

«Синең чыгышны караганда сулыш алырга да куркып торасың. Алга таба да уңышлар сиңа»;

«Бу чыгышны беркайчан да күз яшьләрсез карап булмас. Олимпиададан соң ничә тапкыр карадым. Искиткеч матурлык, грация һәм җиңеллек сирпелә синнән. Сокланам»;

«Тарихта мәңгегә калачак легендар чыгыш!» – дип язалар алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев