Ләйсән Гыймаева ире Булат Бәйрәмов белән икесенә кагылышлы серне чишкән
«Безнең туй би-и-ик нык истә калырлык булды ул, ә?!» – дип көлде башта Ләйсән
Иҗади гаилә бергә яши башлауларына шактый гомер узган инде. Бу хакта җырчы Ләйсән Гыймаева белән ире Булат Бәйрәмов социаль челтәрдәге сәхифәләрендә гапләшеп алганнар иде. Һәм Ләйсән моннан дистә еллар элек узган туйларына кагылышны бер серне виртуаль дусларына чиште.
«Безнең туй би-и-ик нык истә калырлык булды ул, ә?!» – дип көлде башта Ләйсән. Аннары инде ул турысын сөйләде. Бактың исә, шаулап-гөрләп туй узгач, Булат Ләйсәнгә туй ясарга акчаны кредитка алуын әйткән икән. Ләйсән өчен бу – көтелмәгән «бүләк» булган.
«Ул вакытта бурычтан хәзерге кебек котылып булмый иде, 2 ел, елый-елый, шул кредитны түләдек без туйдан соң», – дип сөйләгән Ләйсән, бу хакта хәзер инде көлә-көлә искә алып.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев