Ләйсән Гыймаева: «Өченче бәбиемне табу җиңел булмады. Аннан алдагысы төште...»
Йөклелек чоры шактый авыр узган
Җырчы Ләйсән Гыймаева белән алып баручы Булат Бәйрәмовларның өченче кызлары Зәйнәпкә кичә 5 яшь тулган. Гаилә төпчекләренең бәйрәмен бик зурлап, туганнарын, барлык дусларын җыеп, балалар өчен уен мәйданчыгында бәйрәм иткән, дип яза Интертат.
Ләйсән Гыймаева үзенең сторисларында Зәйнәпне йөрәк астында йөртү һәм табу мизгелләрен исенә төшерә. Үзе сөйләвенчә, җырчының өченче бәбие белән йөклелек чоры шактый авыр узган.
«Өченчегә бәби көтү җиңел генә үтмәде минем. Аннан алдагысы төште («замершая беременность» булды). Зәйнәп белән срогым 36 атна булганда, генетиклар: «Яшең бар», «УЗИда балаңның борыны бәләкәй» дип куркытып бетерделәр. Борчуларымны сизермәдем, теләдем, сорадым, көттем.
Зәйнәп бик көттереп кенә, 41 атна узып, әнисен 20 килограмга тазартып бетергәч кенә туды. Кечкенә борынын күрсәтеп, апаларын сөендереп, бу дөньяга аваз салды», – дип язган ул.
Ләйсән Зәйнәпне имезеп утырган бик ихлас фотосын да куйган. «Әле монда «бер җирем» исән. Рәхәтләнеп имездем. Кызлар, сау-сәламәт булганда, яныгызда терәк булырдай ирләрегез булганда, тәмле бәбиләр алып кайтыгыз. Курыкмагыз, Аллаһы Тәгалә ярдәм итә ул. Һәр нәрсәнең үз чоры, үз вакыты. Мин дә яшь әни булган вакытларымны сагынам», – дигән ул.
Узган ел Ләйсән Гыймаеваның күкрәгендә яман шеш авыруы тапканнар иде. Җырчы катлаулы операция кичерде, озак вакыт тернәкләнү курсы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев