Лилия Хәмитова «бесплодие» диагнозы куелгач бала тапкан
«Ул 4 килога якын иде, хәйран кулга тотарлык, аннан да матур бала юк иде..»
Россия буйлап гастрольләр гөрләп барганда кинәт югалуы турында җырчы Лилия Хәмитова «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында сөйләде, дип яза "Интертат".
«Минем югалуым – бала табу [белән бәйле]. Миңа «бесплодие» диагнозы куйганар иде. Балага узгач, балага 1 ел вакытымны бирәм дигән сүзем булды. Анда да барып кайта торган гына гастрольләргә бардым әле.
Мотивациягә ышана башладым. Өйдә бала йөгереп йөргәнен күз алдына китерә идем. Концертта бүләк ителгән уенчыкларны идәнгә таратып ташлар идем. Оптимист мин, бик нык. Начарлыкны беренче рәткә куймыйм. Бу үтәчәк, минем алды яхшы булырга тиеш дип уйладым. 34 яшьтә ир бала таптым.
Ул 4 килога якын иде, хәйран кулга тотарлык, аннан да матур бала юк иде. Сөннәтле булып туды. Бердәнбер бала! Үзе генә булганга үкенәм. Әммә күрәсең булса, бер баладан да күрәсең, язмаса, 10 бала тапсаң да күрмисең.
Бүгенге көндә тәүфыйклы, миңа дустым кебек, әбисенә игътибарлы. Минем аны табуым гына дөрес булды, күбрәк аның белән үсте инде.
Ирем белән торып китмәвем, баланы беренче урынга куйганга булгандыр, аннары сәхнәдәге хатын-кызны барлык ирләр дә кабул итеп тә бетерә алмый. Аның белән «гражданский брак» белән яшәдек. Шуңа да җиңел аерылыштык. Бүгенге көндә дә аралашабыз, чөнки бер-беребезне бәйләп торучы бала бар.
Ул Винарис белән минем туйда да булды, кайтты. Чит кешеләр түгел бит без. «Лилия үзең генә калма, үз тиңеңне тап» дип ул миңа гел әйтеп килде» – дип сөйләде җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев