Ләйсән Гыймаева: "Күз яшьләрен тыеп булмый..."
Җырчы тормышында авыр көннәр
Эстраданың популяр җырчысы Ләйсән Гыймаеваның әтисе вафатына бер ел булган. Бүген ул газизе белән төшкән фотоны куйды.
“Әти... Безнең яннан киткәнеңә бер ел узды... Ә син һаман монда кебек... Менә-менә кайтып керерсең төсле тоела... Күз яшьләре дә күптән кипкән кебек иде инде... Юк икән... Ничә көн тамакка төер тыгыла, күз яшьләрен тыеп булмый.
Авыр туфрагың җиңел булсын. Укыган догаларым сиңа барып ирешсен. Белеп кылган, белми кылган гөнаһларыңны кичерсен Аллаһы Тәгалә. Безгә рәнҗеп ята күрмә...” - дип язган Ләйсән Инстаграмда аккаунтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев