Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Марат Яруллин яңа җырын кемгә багышлаган?

Яңа җырны яшьләр яраткан, инде үзләре җырлап, видеога төшереп, Марат Яруллинга җибәргәннәр

Татар эстрадасында Ильмира Нәгыймова белән «Соңгы бию» җырыннан соң популярлашкан Марат Яруллин чираттагы яңа җырын тәкъдим итте. Ул «Гүзәлем» дип атала.

«Мин инде, Гүзәлем түгел. Шулай да премьераң белән, сине», – дип язган җырчы Ильмира Нәгыймова.

Яңа җырны яшьләр яраткан, инде үзләре җырлап, видеога төшереп, Марат Яруллинга җибәргәннәр. «Дуслар, мин беләм, җыр күңелегезгә хуш килде. Шуңа сезгә бүләк әзерләдем», – дип сөйли ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырчы Казанның Совет районында бер диварга «Гүзәлем» дип язып куйган һәм кем дә кем шул урынны табып, шунда бии аны бүләкләргә вәгъдә итте.

Фото Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев