Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Миллионлаган кешенең яраткан актеры Андрей Мягков вафат

Йолдызлар да сүнә...

Бүген 82 яшендә РСФСРның халык артисты Андрей Мягков вафат булган. Федераль басмалар, актерны үле килеш аның тормыш иптәше тапкан дип язалар.

Үлемнең сәбәбе һәм шартлары да, аны җирләү датасы һәм урыны да әйтелми.

Андрей Мягков 1938 елның 8 июлендә Ленинградта туган. 1960 елларда МХАТ мәктәбен тәмамлап, «Современник» театрында хезмәт итә башлый.  

«Ирония судьбы, или С легким паром!» һәм «Служебный роман», «Гараж», «Жестокий романс», «Дни Турбиных», «На Дерибасовской хорошая погода, или На Брайтон-Бич опять идут дожди» фильмнарында уйнаган данлыклы актер иде.

1986 елда Андрей Мягковка РСФСРның халык артисты исеме, ә 2019 елның маенда III дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев