"Нигә язмыш шундый кырыс?": Вәсилә Фәттаховасыз биш ел...
Зур югалту
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә бүген биш ел. Вәсиләнең вакытсыз китүе әле дә йөрәкне әрнетеп тора. Гаиләсе өчен генә түгел, татар һәм башкорт халкы өчен зур югалту.
Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында 36 яшендә, бала тапканнан соң өзлегүдән вафат булды. Җырчының Кәрим һәм Камилә исемле балалары тормыш иптәше Илгиз Гәбдерәкыйпов тәрбиясендә үсә. Бүген Илгиз “5 ел әнисез” дип Вәсиләне искә алды.
Вәсиләне югалткач, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев мәрхүмә турында болай дигән иде: “Вәсилә белән 1997-1998 елларда ул институтка укырга керергә килгәч, Уфада таныштык. Таһир Нуриевич белән Айдар Галимов чибәр, матур тавышлы бэк-вокалист кирәк дип мөрәҗәгать иткәч, Вәсиләне тәкъдим иттем. Вәсиләгә бик җылы хисләр кичерәм. "Нигә язмыш шундый кырыс?" дигән сорау әле дә күңелемә тынычлык бирми. Үзенчәлекле тавышы белән Вәсилә беренче җыры белән үк тыңлаучыны үзенә гашыйк итә алды. Ул миңа авыр вакытларда терәк һәм киңәшче булды".
Вәсиләнең кабатланмас моңлы тавышы, ихлас йөзе һәрвакыт безнең күңелләрдә сакланачак. Урыны оҗмах түрләрендә булсын...
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 20:00Руслан Нургалиев 7 кешене үлемнән коткарган Мин үземне геройга санамыйм, ди12300
-
6 март 2021 - 15:39Баллы әйбер ашаудан ничек тыелырга? Иң мөһиме — күп итеп су эчү һәм ач тормау7300
-
6 март 2021 - 15:29Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак Аны Мәскәүдә яшәүче җырчы Динара Рәхимова яза7700
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
6 март 2021 - 18:00Колледжда бадминтон буенча ярышларда спорт ветераны Рудольф Аүхәдиев катнаштыҖиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды5600
-
6 март 2021 - 13:00Гөлфия Булатова әйләнә-тирәдәгеләргә якты нур өләшеп яшәве белән кешеләргә үрнәк булып тора37 ел буе һөнәрен яратып башкара9300
-
7 март 2021 - 06:06Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.301500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.70700
-
5 март 2021 - 20:00Электричкага бәрелгән машинада ике кеше һәлак булган (ВИДЕО) Авария сәбәпләре ачыклана37100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика