Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Өченче бәбиен көтүче Алсу Фазлыеваны "корсак киереп" йөрүдә гаеплиләр

Җырчы хейтерларга җавап бирә

Җырчының «корсагын киереп» фотога төшүен инстачылар тәнкыйтьләгән.

«Минем законлы ирем hәм гаиләм бар! 6,5 айлык корсагымны качырып йөрерлек бер сәбәбем дә юк». «Корсагыңны киереп фотога төшәсең», - дип комментарий язучы хейтерларга Алсу Фазлыева менә шулай җавап кайтарган.

Дусларының күркәм туенда булып кайткач, Алсу инстаграмга бәйрәм фотоларын урнаштырган. Ләкин җырчының усал телле инстадуслары өйләнешкән яшь парга игътибар итеп тормаган, сүз әлеге дә баягы Алсуның «корсагы» тирәсендә әйләнгән:

«Авырлы икәнен бөтен дөньяга күрсәтеп йөри. Тыйнаклык кая китте?», «Такмагыз шул корсагыгызга каеш, килешми», «Мин дә шул каеш турында языйм дигән идем, яздылар инде, такмагыз аны», «Бераз кеше артына яшеренеп төшсәң, матуррак булыр иде. Синдә генә түгел ул корсак», — дигәннәр.

«Кайвакыт шундый ямьсез сүзләр язучыларга дәшми калам. Сезнең бәлки кызыгыз яки киленегез бардыр. Аларга әйтегез бу сүзләрегезне. Алар качып төшсеннәр кеше артына. Минем законлы ирем һәм гаиләм бар», — дип язган аларга Алсу.

Алсуны яклап чыгучы инстачылар да бик күп. «Алсу ник качарга тиеш кеше артына, законлы ирең бар, ничек телисең, шулай бас, сеңлем», «Каеш кияме, кешегә күренеп төшәме, сезнең ни эшегез бар, сез качып төшегез», «Алсуның янәшәсендә бөркет кебек ире басып тора, нигә корсак яшерергә? Абау, әшәке теллеләр!» — дигән алар.

Инстачылар арасында, корсагына карап: «Алсу игезәк бәбиләр алып кайтачак», — дип фаразлаучылар да бар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев