Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Популяр Казан блогеры Алия Мәһдиева бәби көтә

Блогерның тормышында тиздән тагын куанычлы үзгәрешләр булачак

Популяр Казан блогеры, «Ак Барс» матчларын алып баручы, «Аляска» буларак танылган Алия Мәһдиева-Рәҗәпова гендер-пати үткәргән, дип яза "Интертат".

Блогер әле шушы арада гына үзенең әни булачагын хәбәр иткән иде. «Без бәби көтәбез. Мин бу бәхетне сездән яшерә алмыйм», –  дип сөйләде ул социаль челтәрдә 140 мең «подписчигына».

Алия узган ел Марат исемле егет белән никах укытты. Аның ире теш табибы булып эшли, шулай ук үзенең шәхси блогын алып бара. Алия үзенең авылда яшәүче әбисе белән дә бик күңелле видеолар төшерә. Әбисе аның тормыш иптәше итеп нәкъ менә татар егете сайлавын бик теләгән иде. Алия бу хакта берсеннән-берсе кызык видеороликлар төшерде. Виртуаль дуслары блогерның әбисен татар кияве белән таныштырырган видеоларын аеруча ошатты. 

Блогерның тормышында тиздән тагын куанычлы үзгәрешләр булачак. Алиянең кемне көткәне дә билгеле инде. Булачак әти-әни Болгардагы «Кол Гали» кунакханәсе территориясендә зурдан кубып гендер-пати үткәргән. Бәйрәмгә аларның бөтен туганнары һәм дуслары килгән.

Гендер-пати өчен пар соңгы вакытта модада булган формат сайлаган. Алия белән Марат зәңгәрле-аллы шарлар белән бизәлгән, «Малаймы, кызмы?» дип язылган фонда басып торалар. Бу вакытта аларга аудиоязма аша туачак бәбиләре мөрәҗәгать итә. «Әтием-әнием, сәлам. Миңа инде 3 ай. Мин беләм, әтием мине тешләремне чистартырга өйрәтәчәк. Ә әнием боларны сториска төшереп торачак. Мин үземнең зур, матур, бәхетле гаиләдә дөньяга киләчәгемә бик шатмын. Сезнең белән очрашуымны түземсезләнеп көтәм. Сезнең улыгыз», – дип тәмамлана язма. Шул вакытта зәңгәр төстәге буяулар белән салют атып җибәрә. Китә куанышу-шатлык.

Фото: Социаль челтәрләр

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев