Радик Яруллинга мактаулы исем биргәннәр
Хәзер ул – Татарстанның атказанган артисты
Җырчы, композитор, продюсер Радик Ярулллин, ягъни без белгән ди-джей Радик сөенечле яңалыгы белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан. Кичә Мәскәүдә аңа мактаулы исем биргәннәр. Хәзер ул – Татарстанның атказанган артисты, дип яза "Интертат".
«Татарстанның атказанган артисты! Әлеге исемне кичә миңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды!
Бу хәл Рамазан аенының кыл уртасында булды. Рәхмәт Аллаһы Тәгаләгә. Рәхмәт әти-әниемә, гаиләмә һәм мине «поддерживать» иткән барлык якыннарыма. Аерым зур рәхмәт Татарстан Республикасы вәкиллегенә. Иҗади хезмәттәшем Айрат Сафинга һәм Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллинага», – дип, рәхмәтләрен җиткергән Радик.
Ди-джейның сәхнәдәшләре, виртуаль дуслары аны ихластан котлаганнар, киләчәктә дә аңа иҗади уңышлар теләгәннәр.
Фото: Радик Яруллинның шәхси аккаунтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев