Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Равил Шәрәфиев Салават Фәтхетдинов турында «серне» чишкән

Соцчелтәрдә бу видео күп карау җыйган

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев Салават турында сөйли, дип яза Интертат:

«Салаваттан һәрвакыт кояш балкып тора. Салаватның концертына килсәң, хәл керә, авыру вакытта тереләсең, энергия бирә торган җырчы. «Кояшлы җырчы» дип йөрим мин аны. Менә шул кояшы өчен бик яратам.

Һәм икенче бер серемне дә әйтәм. Ул миңа бик күп игелекләр эшләде. Ул мине киендерде, өс-башымны да карады. Мин ул биргән, аякны үзе күтәреп куя торган креслосында ял итәм. Киемнәрем аныкы. Шуңа күрә минем өчен дөньяда аннан да юмарт кеше дә юк. Мин яраткан кешеләр сирәк».

Социаль челтәрдә бу видеога күп шәрехләр калдырганнар.

«Равил абый, Сез үзегез дә кояшлы кеше, әллә кайдан балкып торасыз, сөбханалла, күз тимәсен»;

«Авыр чакта көч бирә, елыйбыз да, көләбез дә. Мәңге яшәсен безнең кадерле кешебез»;

«Ә сез үзегез нинди нурлы, матур, сөйкемле. Яшәгез әле озак итеп»;

«Салават Зәкиевич өлкән артистларга хөрмәт, ярдәм күрсәтүе белән бик матур үрнәк күрсәтә!!! Үзен Аллаһ Тәгалә зурласын!»

«Икесе дә, Равил Шәрәфиев һәм Салават Фәтхетдинов, сәнгатьтә татар халкының иң дәрәҗәле, иң хөрмәтле үрнәк шәхесләре. Иҗатларын бик яратабыз!»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев