Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Ришат Төхвәтуллин гримеркасын туздырулары турында: «Хайп түгел»

Ул, үзенең беркайчан да хайп белән шөгыльләнмәвен әйтеп, видео яздырган

Уфадагы гастрольләре вакытында Ришат Төхвәтуллин төркеменең гримеркаларын актарып, әйберләренең астын-өскә китереп, ишек кырыйларына энәләр кадап чыгып киткәннәр, дип хәбәр иткән идек, дип яза "Интертат".

Бу вакыйгадан соң кайберәүләр җырчыга «әлеге вакыйга хайп өчен уйлап чыгарылган» дип яза башлаганнар. Ришат моны кире кага. Ул, үзенең беркайчан да хайп белән шөгыльләнмәвен әйтеп, видео яздырган.

Дуслар, минем төп максатым – концертны өзмәү иде. Барлык кыйммәтле әйберләребез дә үз урынында. Мәдәният йортына килү белән ниндидер вак-төяк әйберләр югалганлыгын ачыкладык. 3 футболкабыз һәм пакетлар югалган. Аларның әйберләрен бушатып алып киткәнәр. Алиянең микрофонының чехолы, тамашачылар бүләк иткән әйберләр урынында түгел.

Барабан триггерлары, «блок питания» югалган. Алар нигә кирәк булгандыр инде?! Монда ниндидер мантыйк юк. Безгә бүләк ителгән конфетлар, печеньеларны ачып, башка пакетларга салып куйганнар. Аларны безнең гримеркадан биючеләрнекенә күчергәннәр. Әлбәттә, мине энәләр кадап калдырулары нык сагайтты.

Миңа хәзер «бу – хайп» дип яза башладылар. Бу – хайп түгел, дуслар, сез мине беләсез, мин беркайчан да хайп белән шөгыльләнмәдем. Зур югалтулар булмаса да, әлеге сәер хәл мине куркуга сала, – дигән Ришат.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев