Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Ришат Төхвәтуллин өйләнгәннән соң: «Хәзер барысы да үз җаена килде..»

Роза Хәйруллина Ришат Төхвәтуллиннан өйләнгәч тормышында нәрсәләр үзгәрүе турында сорашкан

«Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллина Ришат Төхвәтуллиннан өйләнгәч тормышында нәрсәләр үзгәрүе турында сорашкан.

«Барысы да шулай ук инде. Күңел тынычланды. Әллә нәрсә үзгәрде дип әйтеп булмый инде. Җаваплылык артты. Аннан хәзер кичләрен чыгып булмый. «Кайчан кайтасың?» «Нигә барасың?» Дуслар белән күрешергә дә сорап китәргә кирәк. Өйләнмәгән вакытта гына ул чыктың, киттең.

Миңа: «Нигә Алияне өйдә бикләп тотасың?» – дип әйтәләр иде. Монда мине бикләп тоталар өйдә. Алайса мин: «Алия башка гастрольләргә йөрмәс инде», – дип әйткәч, халык котырды. «Нишләп аны өйдә бикләп тотасың? Аны әти-әнисе түләп укыткан. Ул шул белемен кулланырга, җырларга тиеш», – дип язалар.

Нәрсә үзгәрде, дигәннән, хәзер барысы да үз җаена килде. Бернәрсәне дә качырып йөрисе юк. Без бит мөнәсәбәтләребезне күрсәтергә яратмый идек. Хәзер кая барсак та, кулга-кул тотынып йөрибез, проблема юк», – дип җавап биргән Ришат.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев