Ришат Төхвәтуллин тәкъдим ясавы турында: «Иң курыкканым халыкка җиткергәндә булды»
Җырчы азрак оялып торуын яшерми
Бу көннәрдә тамашачы татар эстрадасында барлыкка килгән яңа пар – Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина өчен сөенде. Ришатның үз төркемендә җырлаучы Алиягә үзенең туган көнендә тәкъдим ясавы хакында Интертат язган иде.
Алия тормышындагы шатлыклы вакыйгадан соң хис-кичерешләре белән уртаклашты. Ришат исә виртуаль дусларына әлеге җаваплы адымның иң куркыткан мизгеле турында сөйләгән.
Безнең соңгы яңалыклар ничек сезгә, дуслар? Директым «яна»! Дөресен әйткәндә, безнең өчен бу хәтле кеше сөенер һәм котлар дип күз алдына да китермәгән идем. Иң курыкканым – социаль челтәрләрдә бөтен халыкка җиткергәндә булды. Шуңа күрә азрак оялып та торам. Җылы теләкләрегез өчен мең рәхмәт, мин сезне яратам», –дигән ул.
Ришат белән Алиягә тигез, матур мәхәббәт телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев