Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Ришат Төхвәтуллин: «Көнләшүчеләр артты»

Аңа 32 яшь тулды

3 март – татар-башкорт эстрадасы йолдызы, популяр җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНның туган көне иде. Аңа 32 яшь тулды. Танылган җырчы турында кызыклы фактлар һәм интервьюлардан өзекләр тупладык.

Фактлар:
1. Ришат гаиләдә уртанчы бала. Аның абыйсы һәм сеңлесе бар.
2. Ришат бик тә волейбол ярата. Үзе дә уйный. Көн саен йөгерә.
3. Ришат туган ягында “Җәйге очрашулар” дигән фестиваль үткәреп килә.
4. Роза Сябитованың кызы кияүгә чыкканда, Ришат Төхвәтуллины кунак буларак чакырганнар иде. Ул анда татарча җыр да башкарды.
5. Буе – 179 см.
6. Ришатның хаски токымлы Җанаш исемле эте бар.
7. Ришатның үз лейблы бар. Ул яшь талантларны барлау, аларны сәхнәгә чыгару белән дә шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Камал тәхәллүсе белән аның концертларында Камил Вәлиев чыгыш ясап йөри.
8. “Тамашачы җырчыны, кирәк икән, күтәрә дә, кирәк икән, төшерә дә!”- Ришат бу сүзләрне бик еш кабатларга ярата.

“ВТ”га биргән интервьюлардан өзекләр:

“Популярлыгымның ике ягы бар. Көнләшүчеләр артты дисәм дә, ялгыш булмас. Тынычлык һәм популярлык төшенчәләрен беркайчан да бер рәткә куеп карап булмыйдыр. Җәмәгать урыннарында да тыныч кына йөрим димә! Үземне билгеле бер кысада тотам”

“Тормышта, бәлки, кырысрактыр мин.Таләпчән дә!Клиплардагыча гел елмаеп кына тормыйм. Урыны белән кешене бастырып та куям, кирәген әйтергә дә мөмкинмен”

“Ә “кара пиар”га килсәк, мин, әлбәттә, моңа каршы! Мин – авылда үскән бала. Әти-әнинең “кеше ни дияр?”, “йөземә кызыллык китермә” кебек сүзләре канга сеңгән. Соңгы вакытта күп кенә танылган шәхесләребез, җырчылар, иҗат әһелләре, халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен, нинди генә адымга бармый. Шуның нәтиҗәсендә халкыбызның гасырлар буена тупланган әхлак кагыйдәләре җимерелә… Без – бай мәдәниятле, үз йөзебез булган халык. Кемнедер кабатлау ник кирәк?”

“Бу егет безне алдамый”, – дип, халык миңа ышана. Башка бернәрсә белән дә бүтәннәрдән аерылып тормыйм. Аллаһы Тәгалә миңа бу тормышта җырчы булырга кушкан, димәк, телисеңме-теләмисеңме, син шушы юлдан барырга тиеш. Ул юлны лаеклы узарга кирәк”

“Сәхнәдә җырлый белмәгән кешеләр дә күп, андыйларны яратмыйм. Профессиональ дәрәҗәсен үстерү өчен өзлексез эшләгән, җырлый белгән, тырыш кешеләрне үз итәм”

“Үземне эш белән күрсәтәм. Кай җирдә усалрак та буламдыр, бирешәсе килми”

“Дусларымны тегенди-мондыйга аермыйм. Журналистлар арасында да яхшы мөгамәләдә булганнары бар. Авылданмы ул кеше, нәни баламы, дәрәҗәле урыннан берәүме – барысын да бертигез күрәм. Кеше сайлап утырмыйм”

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев