Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Руслан Кираметдинов Ходайга рәхмәт укый

    Күпләр җырчыны куәтләгән

    Тамашачылар җырчының үзен дә, җырларын да яратуларын, яңа җырлар көтүләрен язып, артистны канатландырган.

    Ильмира Нәгыймованың элеккеге ире Руслан Кираметдинов шат булып төшкән фотосын куйган һәм Ходайга рәхмәт сүзләре язган.

    «Ходаема бу көнемдә рәхмәт әйтәм, кызганмыйча биргән өчен яшәү көчен. Ата булып бәхетле иткәне, балаларым янымда булган өчен. Балаларым әти, әни, әби дип торган өчен. Түземлек, сабырлык биргәне өчен», — дигән җырчы.

    Тамашачылар җырчының үзен дә, җырларын да яратуларын, яңа җырлар көтүләрен язып, артистны канатландырган.

    «Руслан Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек дип лайклар җыйыйк. Җитәкчеләр аның тамашачысы булуын күрсен»;

    «Бик шәп, Руслан, чын ир-ат булып калыгыз. Тормыш барысын да үз урынына куя»;

    «Руслан энем, сине халык ярата, берүк үзеңне сакла! Синең юкка чыгуыңны көтүчеләр бар. Алга, зур уңышларга ирешуенне телибез», — дигән комментарийлар калдырган инстачылар.

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: