Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Сабантуйда Рамил Шәрәповны арбадан егып төшергәннәр 

Бу хәл Әтнә районында булган

Юмор остасы Рамил Шәрәпов Әтнә районының Күәм Сабан туеннан видео куйган.

Видеода ул арбада узышу ярышында катнашкан. Ул арбага утырган, аны хатын-кыз этеп бара. Ярты юлны узгач, арба авып, Рамил Шәрәпов егыла, әмма кабат менеп утыра. Ул финишка килеп җиткәндә кул чабуларын сорый.

Инстачы юмор остасының тагын кайсы Сабан туенда булуын сораган, аның катнашындагы тамашаны карарга теләвен язган.

«Шәрәпҗан — син халыкҗан», «Молодец, барлык Сабан туенда да халык белән»; «Кайда да үзенең кәмитләрен күрсәтә», — дип комментарий калдырган Рамил Шәрәпов тудырган «Шәрәпҗан» фанатлары.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев