Салават Фәтхетдиновның оныгы туды
Бәхетле әти-әни улларына Дамир дигән матур исем сайлаган
Улы Рөстәмнең баласы туган. Сабый 9 май көнне Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә 23:10 сәгатьтә дөньяга килгән. Баланың авырлыгы - 3820 грамм, буе – 55 см.
Бәхетле әти-әни улларына Дамир дигән матур исем сайлаган. Бу хакта Рөстәм социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итте. “Фәтхетдинов Дамир Рөстәм улы. Рәхмәт, җаным”, - дип язган ул.
Фәтхетдиновлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете телибез, дип яза "Шәһри Казан".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев