Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Салават Фәтхетдинов җаваплы вазифага билгеләнгән

Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпованың иҗтимагый башлангычларда эшләүче дүрт киңәшчесе барлыкка килде. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Матбугат.ру» ачыклаганча, киңәшчеләрнең берсе РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов булды.  

Шулай ук әлеге исемлеккә Җәлил исемендәге премия лауреаты, танылган театраль тәнкыйтьче Нияз Игламов, Россиянең журналистлар һәм фоторәссамнар берлеге халыкара федерациясе әгъзасы Рәисә Сафиуллина һәм идарәче партнер, Sculptor Agency (Мәскәү) консалтинг компаниясе генераль директоры Виктор Житлов кергән.

Барлык киңәшчеләр дә Ирада Әюпованың вәкаләтләре чоры вакытына билгеләнгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев