Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакал бөртеген күргән

Алар, уйламаганда гына, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакланып калган сакал һәм чәч бөртекләрен күрү бәхетенә ирешкән

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Рамазаен аеның соңгы атнасын Истанбулда үткәрә. Иҗади гаилә социаль челтәрдә ялларыннан матур фотолар белән бүлешә, дип яза "Интертат".

Алар, уйламаганда гына, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакланып калган сакал һәм чәч бөртекләрен күрү бәхетенә ирешкән.

«Сөбханалла! Мондый бәхет һәркемгә дә бирелми. Без Салават белән Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сакланып калган сакал һәм чәч бөртекләрен күрдек. Без яшәгән кунакханә янындагы мәчеттә, тәравих намазыннан соң булды бу хәл, каушап калдык хәтта... Аннары җәмәгать белән тәсбих намазын укыдык», – дип язган Гүзәлем.

Видеода күренгәнчә, дин әһеле әллә ничә кат төргәкне сүтеп, сакал бөртеге салынган пыяла савытны ала. Мәчеткә килүчеләр ул савытка маңгаен һәм иренен тидерә. Бу хәл Гүзәлемнең язылучыларында сорау тудырган.

«Комментарийларны укыйм. Бернинди әйбергә дә табыну булырга тиеш түгел. Бу – бары тик Мөхәммәд пәйгамбәргә һәм Аллаһка хөрмәт һәм мәхәббәт кенә белдерү», – дип язган җырчы.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакал бөртеге гел шул мәчеттә сакланамы, дип кызыксынучыга «Рамазан аенда алып киләләр дип әйттеләр» дип җавап язганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев