Сәхнәдә үбешкән Фирдүс Тямаевны тәнкыйтьләп чыкканнар
«Ашап бетерә язды», диләр
Татар эстрадасының иң дәртле җырчысы Фирдүс Тямаев социаль челтәрдә бик тә «мәхәббәтле» видеолар урнаштырган. Видеода бик тә дәртле бер ханым җырчыны сәхнәдә әвәли-әвәли үбә, мәхәббәт аңлата. Башка хатын-кызлар Тямаевның кочагында эри, «бу җиремнән, теге җиремнән кочакла» дия-дия, җырчы белән фотога төшә. Бу хакта Интертат яза.
Бу видеолар астына Фирдүс Тямаев үзе: «Минем сүзем юк. Бу – просто полный п… Ничек йокларга инде хәзер», – дип тә язган.
Бу күренешләрне күреп, үз фикерләрен язып калдыручылар икегә бүленгән.
«Бер дә матур түгел. Сәхнәдә шулай кыланырга, җитмәсә, өйләнгән ир белән. Концертларда шундый кешеләр ачуны чыгара. Концерт карап, ял итәр өчен билет сатып аласың, нәтиҗәдә, шушы циркны карарга мәҗбүр буласың»;
«Җырчының хатынына Ходай сабырлык бирсен. Популяр артистның хатыны булу җиңел түгел»;
«Мондый хәлгә юл куймаска кирәк. Чик булырга тиеш. Ул бит үзен шулай үбәргә рөхсәт итә, сәбәп тә шул»;
«Энәдән дөя ясамагыз инде. «Минем концертка нормальный кеше йөрми. Тәмле коньяк исе килә», – диде бит. Шулай булгач, җавабы аңлашыла инде. Нишләсен, сәхнәдән бәреп төшерә алмый бит инде»;
«Болай кыланырга ярамый инде. Ул бит – өйләнгән, гаиләле кеше. Үбә алам дигәч тә инде»;
«Үләм, бу хатын-кыз шулкадәр тыйнаксыз. Ул кадәр иркенләп үптереп торма инде, Фирдүс»;
«Молодец, чын фанат»;
«Ирененнән үк үбә, ул ханым, бу видеоны карап, оялуыннан кызаргандыр дип өметләнәм», – дигән комментарийлар калдырганнар.
«Ашап бетерә язды», – дип комментарий калдыручыга икенчесе: «Мин дә ашап бетерер идем», – дип җавап биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев