Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шәхси тормышын яшерүче Асылъяр балаларын күрсәтте

    Җырчы фотолар белән уртаклаша

    Җырчы Асылъяр үзенең шәхси тормышын социаль челтәрләрдә яктыртмаса да, инстачылар аның гаиләле булуын, ике бала үстерүен белә. Күптән түгел җырчы Инстаграм битендә балаларының фотоларын урнаштырды.

    «Бәгырь җимешең дөньяга аваз салган көннән дә бәхетле көн бармы икән?

    Туган көнең белән, балам! Озын гомерле, бәхетле, шәфкатьле, иманлы, игелекле бул! Син барасы юлларны Аллаһ Тәгалә һәрчак ачык, хәерле итсен, улым», — дип улы Әмирне котлаган җырчы.

    Җырчының виртуаль дуслары да матур теләкләрен яудырганнар.

    «Сәламәт булсын, пар канатта үстерегез», «Әмирне туган көне белән тәбрик итәм! Саулык, озын гомер, укуында уңышлар телим. Әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермичә, сеңлесе Нәүбәһарга терәк абый булып яшәү насыйп булсын!»

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: