Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Танылган җырчы авыр хәлдә реанимациядә ята

Биеклектән егылып төшкән

Бер төркем татар эстрадасы артистлары сәхнәдәшләре, халыкара «Татар моңы» фестивале, «Болгар» Милли музыка премиясе лауреаты Руслан Хәсәновның бәлагә юлыгуын хәбәр итә.

Җырчы 20 октябрь көнне биеклектән егылып төшә. Русланның башына бик каты зыян килә. Ике катлаулы операция кичергәннән соң, ул бүгенге көндә Республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә ята. Табиблар Русланның хәле тотрыклы, әмма авыр дип билгеләгән. Бу хакта инстаграм сәхифәләрендә Айгөл Бариева, Гөлнара Габидуллина, Сиринә Зәйнетдинова, Алия Исрафилова, Ринас Әхмәтов, Алинә Сафиуллина, Альбина Апанаевалар язган.

×
«Нинди куркыныч заманда яшибез без… Күзне ачу белән hәр көн диярлек шомлы хәбәргә юлыгабыз… Кызганыч, бу юлы авыр хәбәр безне дә читләтеп үтәсе итмәде…Үзе ярдәм кирәк булганнар янәшәсеннән беркайчан да тыныч кына үтеп китмәүче, hәрдаим хәйрия концертларын оештырып, катнашып, ярдәм кулы сузучы Русланыбыз бүген үзе дә ярдәмгә мохтаҗ. Алда аны бик зур hәм авыр реабилитация чоры көтә», — дигән Айгөл Бариева.

Албина Апанаева Руслан белән танышкан вакытларын искә төшергән. «Руслан миңа моннан 20 ел элек Кукмарада концертлар оештырырга ярдәм иткән иде. Соңыннан аның белән күп тапкырлар Сабантуйларда очрашырга туры килде. Ул үзе гел хәйрия концертлары куя иде. Кызганыч, аның үзенә бүген ярдәм кирәк», — дип яза ул.

Җырчылар сәхнәдәшләренең бик гади һәм искиткеч чиста күңелле кеше булуын да билгеләп үткән. Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев