Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Танылган җырчы урманнан рөхсәтсез чыршы алып кайткан

Халык комментарийлар язып калдырган

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина балачакта шук бала булуы турында гел сөйләп, язып тора. Бу юлы да ул Яңа ел белән бәйле балачак хатирәсен искә төшергән.

«Бер елны без чыршы бизәп тормаска булдык. Әни урамнан бер-ике чыршы ботагы гына алып кайтырга кушты. Өйгә бераз исе чыгып торсын дип.

Бу авыр эшне үзем генә эшли алмавымны аңлап, күрше малай Әлфизгә әйтеп, «ботак» артыннан киттек. Авыл башында буеннан буена утыртылган яшь чыршы агачлары утыра. Мин пычкы, Әлфиз балта алган. Артыбыздан келтер-келтер Муйнак (күршенең эте) бара.

Планыбыз шундый: мин, имеш, дамбада Муйнак бн уйныйм (тиле, кем авыл башында, салкында эт белән уйный инде) һәм килә торган машиналарны карап торам, берәрсе күренсә, кач дип кычкырачакмын. Әлфиз чыршы ботагы кисә. Шоферлар үтеп киткән саен миңа сәер генә карап китәләр.

«Әлфиз, әйдә тизрәк, ботак кына бит инде ул», — дип кычкырам тегеңә. Муйнак та туйды ахры, хуҗасы янына чапты.

Күрше ботак кына түгел, бер чыршыны ук алган. Без ике юләр, авыл башыннан шул «зур ботакны» өстерәп кайттык. Әле дә ярый машиналар очрамады. Әнинең күзләре акайды! Яхшы гына эләктерде, әмма без белмибез дә, без геройлар! Чыршы алып кайттык бит!

Алып кайткан чыршыны чыгарып атып булмый, чиләккә су тутырып, Яңа елның символын матур итеп бизәп куйдык! Бик озак торды ул! Әле Яңа ел үткәч, урамга карга чыгарып утырттык. Язга кадәр коймады ылысларын.

Бу минем бала вакытта булган хәлләр. Беркемне дә агач кисәргә өйрәтүем түгел», — дип язган җырчы.

«Сиңа малай булып туасы калган», «И, Зөлфирә, чыршыны әрәм иткәнсез бит», «Ярый, Абдул очрамаган», — дип комментарийлар калдырган инстачылар. Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев