Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Татарстанда янә аномаль эссе һава көтелә

Июль – иң эссе ай

Республикага аномаль эсселек кире кайта, дип белдергән КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының кафедра профессоры Юрий Переведенцев. Бу хакта КФУ медиапорталы яза.

“Россиянең бөтен Европа өлешендә антициклон хакимлек итә. Без аның көньяк өлешендә. Июль – иң эссе ай. Бу көннәрдә тәүлеклек уртача температура +22 градус тәшкил итәчәк. Бу декаданың аномаль эссе булачагы көтелә: температура нормадан 4 градуска югарырак булачак”, – дигән ул.

Көндез һава температурасы +30+32 градус, төнлә +18+20 градус тәшкил итәчәк. Әмма төньяктан килүче һава агымнары температураның 35 градуска кадәр күтәрелүенә ирек бирмәячәк, дигән белгеч.

“Чагыштыру өчен: май аенда һава температурасы нормадан өч градуска, июньдә – 5 градуска югарырак булды. Шуңа күрә июльнең салкынча киләсен көтү мөмкин түгел. Эсселек дулкыннары салкынча һава дулкыннары белән чиратлашырга мөмкин”, – дип басым ясап әйткән белгеч.
Переведенцев сүзләренә караганда, июль башында явым-төшем күләме 31 мм тәшкил иткән, норма буенча бу айда явым-төшем күләме 60 мм булырга тиеш. Июнь коры килгән, нибары 26 мм күләмендә явым теркәлгән. Аның фаразынча, киләсе атна башында көчле яңгырлар, яшен булачак.

КФУ профессоры әйтүенчә, һаваның бик эссе булуы сәбәпле туфрак нык кызган. Республикада янгын куркынычы һәм корылык күзәтелә. Һава шартлары үсемлекләр өчен дә уңай түгел. Июньнең эссе көннәрендә туфрактагы температура +62 градус, 6 июльдә +49 градус тәшкил иткән.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев